Халыклар бердәмлеге көне белән!

2023 елның 4 ноябре, шимбә

    Барыгызны да  Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәбез.

    Бүгенге көндә илебездә бер-берсен хөрмәт итеп һәм аңлашып 190нан артык төрле милләт вәкилләре яши. Һәр халыкның үз теле, тарихы, үзенчәлекле мәдәнияте, гореф-гадәтләре бар. Халыклар бердәмлеге көне шушы санап үтелгән рухи кыйммәтләребезгә карата үзара ихтирам, хөрмәтне күрсәтү уңаеннан билгеләп узыла. Россиянең кайсы гына җирендә яшәсәк тә, безне тынычлык, иминлек һәм гаделлек кебек уртак максатлар берләштерә. Шунысы шатландыра, халыкара мәйданда татарларының бердәмлекне ныгытуга, хезмәттәшлекне үстерүгә керткән өлеше бихисап зур урынны били.

    Әлеге бәйрәм уңаеннан барыгызга да саулык-сәламәтлек, имин көннәр һәм эшләрегездә уңышлар телибез. Илебез тыныч, күгебез һәрвакытта да аяз булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International