Татарстан Республикасы халкы арасында "Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең суперфиналы

2023 елның 30 октябре, дүшәмбе

28 октябрьдә Казан шәһәренең «Хезмәт резервлары» стадионы базасында 2023 елда Татарстан Республикасы халкы арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең суперфиналы узды.

Саба районы җыелма командасы 7 команда арасында 3 нче урынны алып, лаеклы нәтиҗә күрсәтте.  Суперфиналда җиңү өчен ВФСК ГТО җәйге һәм кышкы фестиваль җиңүчеләре көрәште: - Әлмәт-1 урын

- Актаныш районы-2 урын

- Саба районы-3 урын

- Яр Чаллы

- Яшел Үзән районы

- Түбән Кама

- Нурлат районы

Фестиваль суперфиналында команда беренчелегендә 1-3 урыннарны алган командалар кубоклар, дипломнар һәм медальләр белән бүләкләнделәр. Командабызны мактаулы 3 урын белән котлыйбыз, алга таба уңышлар һәм якты җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International