Борчылу-безнең тормышның бер өлеше. Һәрбер кешедә дә борчылу мизгелләре һәм ситуацияләре була.
Борчылу-кешенең психологик үзенчәлеге. Борчылу өчен сәбәпләр һәркемдә төрле.
Борчылуны җиңәргә өйрәнү өчен психологик коррекциянең төрле ысуллары эшләнгән.
Борчылуга каршы көрәшүнең түбәндәге ысулларын тәкъдим итәбез:
1. Борчылуның чынбарлыгын аңлау. Бу күнегүне язмача эшләргә кирәк. Үзегезгә мондый сораулар бирегез «Мин нәрсә турында борчылам?». Сезне борчыган әйберләр исемлеген төзегез. Аннары һәр пункт буенча үзегезгә кабат сорау бирегез: "Мина борчылыр өчен нигез бармы? Әгәр җавап «юк» икән, үзегезгә әйтегез: "Миңа моның турында борчылырга кирәк түгел. Мин тынычланам. Әгәр дә җавап «әйе " икән, үзгәртергә ярдәм итәчәк реаль эш планын языгыз. Төзелгән планны үтәргә кирәк. Әгәр дә сезне борчыган ситуацияне үзгәртергә мөмкинлек булмаса, аңа карашыгызны үзгәртегез.
2. Тән аша борчылуны эшкәртү психолог күнегүләре. Борчылуыгызга игътибар итегез. Аны күз алдына да китерә алмаслык зурлыкка кадәр шар кебек акыл белән күпертегез, максималь арттырыгыз. Үзегезне куркытырга тырышыгыз. Аннары хәрәкәт итә башлагыз (куркудан калтырап була). Бераздан сезгә кызык булачак(көләчәксез), сез «шар шартлады» дип хис итәрсез, һәм борчылу юкка чыгачак.
3. Башка кешеләр өчен борчылу. Әгәр дә сез үзегез өчен түгел, ә якын кешеләрегез өчен борчыласыз икән, үзегезгә мондый сорау бирегез: "Борчылган кешегә минем борчылуым ничек ярдәм итәчәк?». Әгәр дә сез бу сорауга җавап таба алмасагыз (сезнең борчылуыгыз беркемгә дә булыша алмый), үзегезгә сорау бирегез: Ярдәм итәр өчен мин нәрсә эшли алам?».
Борчылу һәм стресс сезнең сәламәтлеккә тәэсир итмәсен өчен, бу шартларны контрольдә тотарга өйрәнергә кирәк. Бу эштә уртача физик күнегүләр, хобби, интернетта һәм массакүләм мәгълүмат чараларында тискәре мәгълүмат куллануны чикләү, туганнары һәм якыннары белән уңай аралашу, көн планлаштыру ярдәм итә.
Әгәр дә борчылуны үзегез җиңә алмасагыз, белгечтән ярдәм сорагыз.