13 октябрь көнне "Әти көне" уңаеннан Эзмә мәдәният йортында "Әти белән кызык" дип исемләнгән музыкаль-спорт кичәсе узды. Мондый чараларның максаты аталар өчен балалар белән вакытны уздыру һәм гаилә бәйләнешләрен ныгыту мөмкинлеген тудыру. Әти һәм балалар гаиләләре белән ярыштылар. Алар спорт уеннарында, кызыклы бәйгеләрдә катнаштылар. Конкурслар музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Балалар әтиләре белән бергә үзләрен җитезлектә, иҗади фикерләүдә күрсәттеләр. Мондый ярышлар балалар белән бергә спортка карата мәхәббәт һәм хөрмәт, гаиләдә дуслык, үзара аңлашу хисе тәрбияли.