Әдәби-музыкаль кичә"Рәхмәт Сезгә , укытучылар"

2023 елның 9 октябре, дүшәмбе

7 октябрьдә Мичән авыл җирлегендә "Рәхмәт, Сезгә укытучылар" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә уздырылды. Бәйрәмгә авыл халкы, укытучылар, укучылар, ветеран - укытучылар һәм төрле еллардагы мәктәпләрне тәмамлаучылар чакырылган иде. Мәдәният йортында укытучылар һәм укучылар эшләре күргәзмәсе һәм фотозона оештырылды. Бәйрәм кичәсе төрле еллардагы мәктәпне тәмамлаучыларның җырлары, шигырьләре, котлаулары белән тулы иде. Өч сәгатьтән артык дәвам иткән кичәдән соң да тиз генә таралмадылар , яраткан укытучылары белән истәлеккә фотога төштеләр. Бәйрәмне оештыруда һәм үткәрүдә зур ярдәм күрсәткәне өчен район мәдәният йорты белгечләре Энҗе Илшат кызы Нурисламова, Айнур Газинур улы Габделхаков һәм Гыйльметдинов Хәмиткә рәхмәт белдерәбез. Барыбызга да эштә уңышлар, гаилә бәхете телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International