«Нургали оныклары» берләшмәсендә тәрбияләнүче балалар мәктәп урманчылыкларының VII Бөтенроссия съезды призерлары булган

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

Мәскәү өлкәсенең Пушкино шәһәрендә мәктәп урманчылыкларының VII Бөтенроссия съезды тәмамланды. Чарада Россия Федерациясенең 65 төбәгеннән 350дән артык укучы һәм җитәкчеләр катнашкан.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасын Саба районының Лесхоз урта мәктәбенә караган «Нургали оныклары»  мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Илвина Насыйбуллина, Ислам Билалов һәм Арина Тапайкина тәкъдим итте.

Съездда яшь урманчылар урман турында тәҗрибә һәм белемнәр белән уртаклашкан. Мастер-класслар һәм кыр эшләре барышында балалар урманнарның торышын бәяләгәннәр, таксация үткәреп, агачларны торгызу ысулларын билгеләгәннәр.

«Урманны бергәләп саклыйк!» команда проектлары белем бирү программасының нәтиҗәсе булган. Җыелма командаларда катнашучылар урман кишәрлеген тикшергән, урман экосистемасын саклау ысулын билгеләгән һәм аны рациональ файдалану вариантларын тәкъдим иткән.

Слет йомгаклары буенча «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгында 5 нче команда составында өченче урынны яулаганнар.

Котлыйбыз!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International