Халыкара өлкәннәр көненә багышланган концерт

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

1 октябрьдә Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган тантаналы бәйрәм чарасы узды. Бәйрәм программасында Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты. Шулай ук «Киләчәккә ышаныч белән»  БФ вәкилләре  килделәр, тәрбияләнүчеләребезне тәмле һәм матур бүләкләр белән сөендерделәр.

Саба муниципаль районы башкарма комитеты Аппарат җитәкчесе М. Р. Кәримов, Саба районын социаль яклау идарәсе начальнигы Л. Н. Гайнетдинова, Балтач районы социаль яклау идарәсе начальнигы А. Ф. Гатиятуллина, Саба районы ВОИ ТРО рәисе А. И. Миңнигулов, ветераннар җәмгыяте рәисе Ф. И. Ильясов, Мишә авыл җирлеге башлыгы Гатиятуллин А. Х. үзләренең котлауларын җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International