2023 нче елның 17 сентябрь көнне “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт буенча ярышлар булып узды. Әлеге ярышта Саба, Казан, Әгерҗе, Алабуга, Азнакай, Әлмәт шәһәрләреннән, Чувашия республикасыннан, Киров һәм Удмуртия өлкәләреннән килгән спортчылар көч сынашты.
Ярыш барлыгы 3 категориядә үтте:
“А” категориясе – “КМС” һәм аннан югарырак категорияләре булган спортчылар;
“В” категориясе – разрядлы спортчылар;
“С” категориясе – разрядлары булмаган спортчылар;
Спортинг ату буенча “Татарстан Республикасы” кубогының 8 нче этабы җиңүчеләре һәм призлы урыннарга лаек булучылар:
“А” категориясендә:
1 урын – Блажин Станислав (Киров шәһәре)
2 урын – Борһанов Эмиль (Казан шәһәре)
3 урын – Ревякин Александр (Киров шәһәре)
“В” категориясендә:
1 урын – Тарасов Сергей (Ижевск шәһәре)
2 урын – Иванов Игорь (Казан шәһәре)
3 урын – Веретенников Александр (Казан шәһәре)
“С” категориясендә:
1 урын – Мостафин Илдар (Алабуга шәһәре)
2 урын – Гәлләмов Айдар (Азнакай шәһәре)
3 урын – Сергеев Сергей (Казан шәһәре)
Җиңүчеләр һәм призлы урын алучылар грамота, медаль һәм кубоклар белән бүләкләнделәр. Спортчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар теләп калабыз.