"Безнең район - безнең горурлыгыбыз"

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

10 сентябрьдә Юлбат мәдәният йорты, китапханә, Тенеки һәм Йосыф - Алан клублары хезмәткәрләре Казан кунаклары өчен Сафин И.Ф. музеена "Безнең район - безнең горурлыгыбыз" дип исемләнгән экскурсия оештырдылар. Кунакларны капка янында җырлар белән үзешчән сәнгать коллективы каршы алганнан соң Юлбат авылы музеен саклаучы һәм булдыручы - җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы туган якны өйрәнүчеләр җәмгыяте советы әгъзасы, атказанган укытучы, тарихчы - Сафин Илдар Фәтхулла улы музей буйлап экскурсия үткәрде. Мәдәни мирас һәм традицияләр елы кысаларында бодай "сугу" йоласын күрсәттеләр, хәзерге вакытта музейларда гына саклана торган ата-бабаларыбыз кулланган эш кораллары турында сөйләделәр. Ашлык сугу буенча мастер-класс, "Наза", "Түбәтәй" милли уеннары күрсәтелде. Кунаклар уеннарда актив катнаштылар, биеделәр, баянга кушылып  популяр татар җырларын рәхәтләнеп җырладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International