Мин аеклыкны сайлыйм

2023 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

12 сентябрьдә Бөтенроссия аеклык көне кысаларында, сәламәт һәм күбесенчә аек яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, Иштуган мәдәният йорты һәм китапханәсе белгечләре «Календарьның аек көне» урам акциясен үткәрделәр. Акция кысаларында «Аек гаилә – балалар өчен бәхет» буклетлары, «Мин аеклыкны сайлыйм» листовкалары һәм истәлекләре, «Аек гаилә – аек Россия», «Аек яшәү шәп» аек яшәү рәвешен пропагандалаучы буклетлар таратылды. Пропаганда, яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү-халык арасында тискәре социаль күренешләрне профилактикалауның төп бурычы. Аеклык көне хәзер, беркайчан да булмаганча, актуаль. Акыллы һәм аңлы рәвештә аек яшәү рәвешен сайлау-хәзерге җәмгыять алдында торган төп бурычларның берсе. Алкоголизм социаль ятимлекнең, авыруларның югары күрсәткечләренең, спиртлы эчемлекләр кулланучылар арасында үлемнең беренче сәбәбе буларак, җиңелергә тиеш! Акциядә катнашучылар сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, иҗат һәм спорт белән шөгыльләнергә чакырды. Мондый акцияләр бездә тагын берничә тапкыр узачак. Аеклык-шәхеснең табигый халәте, ул аек акыл аша күренә. Алкоголь кулланудан баш тартып, без халыкны сәламәтрәк һәм көчлерәк итә алабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International