Бүген безнең районга эш визиты белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов килде. Сәфәр кысаларында кооперативларда һәм фермер хуҗалыкларында булды, «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУ һәм Россельхозбанк вәкилләре катнашында укыту семинары үткәрде.