Эзмә мәктәбенең яшь спортчылары Кара диңгез буена “Президент ярышлары”на китте.

2023 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Быел җәй башында Түбән Кама шәһәрендә узган мәктәп укучыларының “Президент ярышлары” Бөтенроссия спорт ярышларының Региональ этабы финалында  районыбыз данын Эзмә урта мәктәбенең яшь спортчылары яклады һәм республиканың иң көчле 18 командасы арасында 1нче урынны яулауга иреште. Җиңүче команда Краснодар өлкәсенең Туапсе шәһәрендәге “Орленок” лагерендә «Президент ярышлары»ның  киләсе этабында катнашу хокукын алды. Һәм менә бүген Эзмә урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары Камилә Әхмәтова, Алсу Зарипова, Булат Сафин, Ислам Рамазанов, Ринас Гусманов, Риана Сабирҗанова тренерлары Азат Галиев җитәкчелегендә республика исеменнән чыгыш ясау өчен ерак юлга кузгалды. Балаларны мәктәп яныннан  хәерле юл теләп укучылар, укытучылар коллективы озатып калды. Казан тимер юлына кадәр мәктәп директоры Зөлфәт Гыйбадуллин, Эзмә авыл җирлеге башлыгы Райнур Әхмәтов, әти-әниләре озата барды.

Тулырак: http://saby-rt.ru/news/rayon/ezma-maktabenen-ias-sportcylary-kara-dingez-buena-prezident-iaryslaryna-kitte

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International