Җәй белән саубуллашу

2023 елның 1 сентябре, җомга

Җәй - табигатьнең иң матур вакыты. Бу җылы көннәр, якты кояш, әйләнә-тирәдәге яшеллек, матур чәчәкләр, кошлар сайравы  һәм чәчкәләргә кунып аллы – гөлле күбәләкләр очуын ничек кенә яратсак та, ул кайчандыр тәмамлана һәм елның бу матур фасылына  алмашка көз килә. Яңа уку елы башлана, балаларыбызны яңа белемнәр көтә. 31 август көнне Кызыл-Мишә авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Көек авыл клубы хезмәткәрләре белән берлектә җәй белән хушлашу өчен Мишә елгасы янындагы болынга балалар белән "Сау бул, җәй!" дигән чарага  җыелды. Чара башында китапханәче балаларны яңа китаплар белән таныштырды, җәй турында шигырьләр укыды, балалар табышмакларга җаваплар таптылар. Балалар җәйне ничек үткәргәннәрен сөйләделәр, күңелле уеннарда һәм конкурсларда  катнаштылар. Соңыннан  барсы  бергә самовардан чәй эчтеләр.Утта пешкән бәрәңге аеруча тәмле һәм хуш исле иде. Чара күңелле, дустанә атмосферада узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International