Мишә авыл җирлегендә Белем көне

2023 елның 1 сентябре, җомга

Бүген Мишә авыл җирлегендә урнашкан мәктәпләрдә белем бәйрәме үтте. Бәйрәм беренче сыйныф укучыларын каршы алу белән башланып китте. Укучыларны тәбрикләргә бик күп кунаклар килгән иде. Бәйрәмгә чакырылган кунаклар укучыларга укуларында уңышлар теләп, яңа уку елы башлануы белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте. Яңа уку елы котлы булсын!  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International