Саба районы буйлап экскурсия

2023 елның 31 августы, пәнҗешәмбе

Урта Нырты авыл клубы мөдире Саба районы буенча экскурсия оештырды.  Экскурсовод белән районның Туган якны өйрәнү музеенда, Сатыш авылында мәдрәсә музеенда булдык. Сатыш мәдрәсәсе музее Россиядә бердәнбер интерактив музей. Шулай ук без Лесхоз бистәсендәге урман музеенда һәм кыңгыраулар музеенда булдык. Экскурсия барышында без бик күп кызыклы, яңа, гадәти булмаган нәрсәләрне белдек һәм күрдек. Саба районы буенча экскурсиядә катнашучыларның тормышында кызыклы вакыйга булды һәм аларга бу экскурсия якты тәэсирләр бүләк итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International