Татарстан Республикасы көненә багышланган концерт

2023 елның 28 августы, дүшәмбе

Татарстан - ул табигатьнең гүзәл матурлыгы һәм аның байлыгы  бергә үрелгән җирдә гаҗәеп кешеләрнең берләшеп яшәгән төбәге. Бу көннәрдә Татарстан үзенчәлекле бәйрәм - Республика көнен, Ватаныбыз көнен, барыбызны да берләштерүче җир көнен билгеләп үтә.Бу бәйрәм чыннан да бөтен халык бәйрәме. 26 августта урман хуҗалыгы мәдәният йорты хезмәткәрләре Сабабаш  һәм Килдебәк авыл клублары белән берлектә оештырган һәм үткәргән концерт программасы үз ватанына мәхәббәт тәрбияләүгә, Татарстан территориясендә яшәүче татар халкының һәм халыкларның тарихына, мәдәниятенә, теленә хөрмәт тәрбияләүгә, үз Республикасына карата кызыксынуны үстерүгә багышланган иде. Лесхоз мәдәният йортында куелган программада татар шагыйрьләренең туган ил турында җырлары, шигырьләре яңгырады. Алып баручылар республика шәһәрләре, күпмилләтле халык һәм Татарстанның Дәүләт символикасы турында сөйләделәр.Шулай ук «Шома бас»клуб формированиесе башкаруында төсле һәм якты биюләр тәкъдим ителде. Һәр чыгышны тамашачылар көчле итеп алкышладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International