Фехтование буенча матч очрашулары

2023 елның 28 августы, дүшәмбе

26 һәм 27 августта Оренбург өлкәсенең Оренбург шәһәрендә, Башкортостан Республикасы һәм Татарстан Республикасы спортчылары арасында фехтование буенча матч очрашулары, шулай ук Олимпия уеннарының бронза чемпионы Ренал Ганиевның мастер-классы узды.

2011 елда туган һәм аннан кечерәк кызлар арасында А категориясендәге иң көчле финалда Фазлиева Амалия (Б. Сабасы) көмеш призер булды.

А финалында малайлар арасында Садиков Зөлфәт (Б. Сабасы) җиңүче булды, көмеш медальне Абдуллин Булат (Б. Сабасы) яулады.

Кызлар арасында В финалында җиңүчеләр - Попова Альбина (Б. Сабасы), бронза призерлары- Фәтхуллина Илвина һәм Шәймәрданова Айсылу (Б. Сабасы).

Малайлар арасында финалда бронза призеры Попов Данил (Б. Сабасы) булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International