ИШТУГАН МӘДӘНИЯТ ЙОРТЫ ҺӘМ КИТАПХАНӘ БЕЛГЕЧЛӘРЕ БИСТӘ ХАЛКЫНА АЛТЫН УРДАНЫҢ БОЛГАР УЛУСЫНЫҢ ИҢ ЭРЕ ТОРАК ПУНКТЛАРЫНЫҢ БЕРСЕ БУЛГАН БОЛГАРГА КЫЗЫКЛЫ ЭКСКУРСИЯ ОЕШТЫРДЫЛАР.
БЕЗНЕҢ КӨННӘРДӘ АНЫ АЛТЫН УРДА АРХИТЕКТУРАСЫНЫҢ ИҢ ТУЛЫ ҺӘЙКӘЛЛӘРЕ ИСЕМЛЕГЕНӘ КЕРТӘЛӘР. ШӘҺӘР ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ XXV ГАСЫР КОРЫЛМАЛАРЫ БАР, АЛАР АРАСЫНДА МАНАРАЛАР, ХАННАР КАБЕРЛЕГЕ, МАВЗОЛЕЙЛАР, МУНЧАЛАР, Һ.Б. 2014 ЕЛДАН БОЛГАР ТАРИХИ-АРХИТЕКТУРА КОМПЛЕКСЫ ЮНЕСКОНЫҢ БӨТЕНДӨНЬЯ МИРАСЫ ОБЪЕКТЛАРЫ ИСЕМЛЕГЕНДӘ БАР.
БОЛГАР ИСЛАМ МӘДӘНИЯТЕНЕҢ ИҢ ТӨНЬЯК ҮЗӘГЕ ҺӘМ ПЛАНЕТАДА XIIIXIV ГАСЫР ТАТАР ҺӘМ БОЛГАР АРХИТЕКТУРАСЫ ҺӘЙКӘЛЛӘРЕН КҮРЕРГӘ МӨМКИН БУЛГАН БЕРДӘНБЕР УРЫН БУЛЫП САНАЛА.
МОНДА КИЛГӘЧ, БЕЗГӘ БОРЫНГЫ УРАМНАРДА ЙӨРЕРГӘ, СЕРЛЕ ОБЪЕКТЛАРГА БАРЫРГА, ҮТКӘНДӘГЕ РИВАЯТЬЛӘР БЕЛӘН ТАНЫШЫРГА ҺӘМ, ӘЛБӘТТӘ, МАНАРАГА МЕНӘРГӘ НАСЫЙП БУЛДЫЮ, АННАН ИСКИТКЕЧ КҮРЕНЕШ АЧЫЛА,
МОНДА ҺӘР УРЫНДА ТАРИХ СУЛЫШЫ. КӨЧЛЕ БОЛГАР ДӘҮЛӘТЕ IXX ГАСЫРЛАРДА БАРЛЫККА КИЛӘ, Ә БОЛГАР АНЫҢ БАШКАЛАСЫ СТАТУСЫН ЙӨРТӘ. ГАРӘП ХӘЛИФӘЛЕГЕ ГАЛИМНӘРЕ БУ ИЛНЕ ТӨНЬЯК ДИП АТАГАННАР, УЛ КОРЪӘН ЯКТЫСЫ БЕЛӘН ЯКТЫРТЫЛГАН. 922 ЕЛДА БОЛГАРЛАР РӘСМИ РӘВЕШТӘ МӨСЕЛМАННАР БУЛАЛАР.