Бистә халкының өлкән буыны белән әңгәмә

2023 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Яшь барган саен тормышыбыз үзгәрә, сәламәтлегебезгә күбрәк вакыт багышлыйбыз. Сәламәтлек-төп проблемаларның берсе, аны хәл итү өчен кеше көчен дә, финансын да кызганмый. Гаҗәп тә түгел, сәламәт кешенең кулыннан бар да килә, бары тик чир килү белән кеше яхшы кәеф, көчле энергия, дәрт, авыруның булмавын зур бәхеткә тиңли һәм аны кире кайтару , саклау буенча төрле ысуллар куллана башлый. Шуңа күрә сәламәтлекне саклау өчен нәрсә кирәклеген белергә кирәк. Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре пенсия яшендәге авылдашлар өчен «Картлыкка каршы" дигән әңгәмә үткәрделәр. Очрашуга авыл фельдшерын чакырдылар. Ул сәламәт яшәү рәвеше нигезләре, кешегә сәламәт булу табигый һәм сәламәтлек авыруларның булмавы гына түгел, бу безнең тулы иминлегебез турында сөйләде. Мәсәлән, сәламәтлек торышы кешенең нинди яшәү рәвеше алып баруына, күп хәрәкәтләнүенә, физик күнегүләр ясавына бәйле. Очрашу барышында катнашучыларыбыз хәрәкәтнең тормыш булуын исбатладылар! Кунаклар координация конкурсында катнаштылар һәм биремнәрне үтәделәр. Шулай ук рухи һәм акыл үсеше дә, хәрәкәт һәм акылны даими күнектерү, олы яшьтә күп авырулардан качырга мөмкинлек бирә икәнен белдек.Катнашучылар хәтерне үстерү, вак моторика, фигураларны синхрон рәсем ясау буенча төрле конкурсларда үзләрен күрсәттеләр. Йомгаклап, китапханәче кадерле кунакларына бары тик актив тормыш позициясен сайлауларын, үзләрен яратуларын, үз сәламәтлекләрен күзәтүләрен һәм һәр иртә яңа көч һәм яхшы кәеф белән уянуларын теләде. Мондый чаралар кешеләрнең тормышларында сәламәтлекнең никадәр кыйммәт булуын аңлату өчен бик мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International