10 август көнне Саба район китапханәсенең уку залында хезмәт ветераны, "Өлкәннәр" клубының актив әгъзасы Сабитов Фаметдин Сабит улының 85 яшьлек юбилеена багышланган "Мәхәббәтле гомер" дип исемләнгән портрет-кичә үткәрелде. Фәметдин абыйга 70 төрле һөнәр дә аз кебек. Ул ат караучы да, тракторист-машинист, эксковаторщик та, механик та, слесарь дә, Теләче кирпеч заводының Туктар цехында мастер да, Саба районы “Октябрь” колхозында агроном да булып эшләгән. Яхшы эшләгәне өчен Теләче кирпеч заводының Почёт китабына теркәлә, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.Тормыш иптәше оста тегүче Фаягөл апа белән 6 бала үстереп, аларны аякка бастырганнар. Кичәдә юбилярны котлау өчен ҖЧҖ СХП Юлбат Килдебәк бригадасы җитәкчесе Әхмәтҗанов Илназ Илсур улы, ветераннар советы җитәкчесе Ильясов Фәнил Ильяс улы, "Өлкәннәр","Мишә дулкыннары", клубларының актив әгъзалары, юбилярның балалары килгән иде. Барысы да Фәметдин абыйны чын күңелдән котлап матур теләкләрен җиткерделәр. Юбиляр хөрмәтенә баянчы Ильназ Мусин белән җырчы Айнур Гараев матур җыр башкардылар. Истәлекле фотолардан презентация күрсәтелде. Чара ахырында үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы коллектив исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.