Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре балалар өчен Лесхоз бистәсенең истәлекле урыннарына экскурсия оештырдылар. Чараның башлангыч ноктасы билгесез солдат һәйкәле булды, музей хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында катнашып, яу кырында ятып калган каһарманнар турында сөйләделәр. Аннары Миңнеханов Нургали Миңнеханович бюсты янына бардылар, аның күпьеллык һәм зур уңышларга ирешкән хезмәтен искә алдылар. Соңгы тукталыш композитор Фасил Әхмәтовка багышланган мемориаль такта янында булды. Күренекле композиторның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннанрак таныштылар.