Ел саен 9 август - Бөтендөнья китап сөючеләр көне билгеләп үтелә. Бу көнне язучылар, шагыйрьләр, китап кибетләре, китапханәләр билгеләп үтә, һәм, әлбәттә, укучылар – китап сөючеләр. Китап сөючеләр көненең төп бурычларының берсе - китап укуны популярлаштыру. Китап - кешелекнең төп могҗизаларының берсе. Саба балалар китапханәсе "Гаилә" паркында яшь укучылар белән бергә китап сөючеләр көнен билгеләп үтте. Бәйрәм барышында укучылар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, саф һавада балалар үзләренең яраткан китаплары, әкият геройлары турында бүлештеләр, китапханәче әзерләгән табышмакларга кызыксынып җавап эзләделәр. Чарада балаларның яратып укыла торган китапларыннан китап күргәзмәсе дә тәкъдим ителде.