«Туган ягым буйлап сәяхәт» - экскурсия

2023 елның 8 августы, сишәмбе
Туган як ул- безнең туган, үскән һәм гомер иткән җиребез. Иң җылы хатирәләр, күңелле тарихлар, шатлыклы вакыйгалар туган авыл белән бәйләнгән. Сатыш авылы мәдрәсә музее хезмәткәрләре балалар өчен “Туган ягым буйлап сәяхәт” дип исемләнгән экскурсия  оештырдылар. Экскурсия  "туган җир" төшенчәсе турында сөйләшүдән башланды һәм күңелле уеннар белән дәвам итте. Балалар сәяхәттән күп көч һәм энергия туплап кайттылар.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International