Бадминтон буенча уку-күнекмә җыеннары

2023 елның 4 августы, җомга

1 августта Саба -Аренада бадминтон буенча уку-күнекмә җыеннары башланды. Д.Л. Волков җитәкчелегендәге бөтен бадминтон тренерлар штабы спортчыларны яңа сезонга әзерләү буенча эш башлый. Җыемнар техник-тактик һәм махсус физподготовкага юнәлтелгән. Саба, Килдебәк һәм Тимершиктан 50 яшь бадминтончы булачак ярышларга әзерләнә. Җыеннар 17 августка кадәр дәвам итәчәк, аннары спортчылар Саратов шәһәрендәге Россия кулэмендэге ярышта катнашачак, анда лаеклы нәтиҗәләр күрсәтерләр дип өметләнәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International