3 август көнне Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан Саба Район китапханәсендә “Равил Фәйзуллин: шәхес, иҗат, заман” дип исемләнгән шигырь сәгате үткәрелде, китапларыннан өзекләр, шигырьләре укылды. Равил Фәйзуллин – балачак, туган як, әниләр шагыйре дә. Нечкә тоем, тирән уй, фәлсәфи фикер, гражданлык пафосы – шагыйребез иҗатының төп асылы.