«Почемучковедение» - экологик сәгать

2023 елның 2 августы, чәршәмбе

2 августта Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Гаилә” паркында "Әллүки" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары өчен "Почемучковедение" дип исемләнгән экологик сәгать үткәрделәр. Чара "Экология", "Планета" терминнары белән башланып, табигатьне һәм аның ресурсларын ничек сакларга, кеше әйләнә – тирә мохиткә нинди йогынты ясавы һәм уртак йортыбызны-Җир планетасын саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләнде. Балаларда читтә калмыйча, табышмаклар чиштеләр,пазл төзеделәр һәм төрле уеннар уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International