1 август көнне шагыйрь Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулу уңаеннан, “Җәйге китапханә” проекты кысаларында, “Шатлык” балалар бакчасында Саба район балалар китапханәсе “Роберт Миңнуллин иҗатында балачак иле” дип исемләнгән әдәби сәгате үткәрде. Роберт Миңнуллин - шагыйрь, журналист, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге ТР дәүләт премиясе лауреаты. Балалар шагыйрь тормышыннан күп кенә кызыклы фактлар белделәр, аның матур иллюстрацияләнгән китаплары белән таныштылар. Шулай ук Р.Миңнуллинның шигырьләренә бик күп җырлар язылган, балалар шуларның берсен - «Әйлән бәйлән» җырын тыңладылар.