Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2023 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» ФДБУдан:

2023 елның 27 июль 21.00 сәгатьтән 28 июль 21.00 сәгатькә кадәр 

метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2023 елның 28 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән:

- төнлә томан;

- төнлә, көндез һәм кичен 16-21 м/с (Казан шәһәрендә 15-18 м/с) кыска вакытлы көчле җил, яшенле яңгырлар ;

- көндез һәм кич локаль рәвештә боз булырга мөмкин.

Һәркайсы бәла – каза очрагында сез һәрвакыт бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз «112». Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International