Үләннәр-витаминнар

2023 елның 24 июле, дүшәмбе

Иштуган мәдәният йорты белгечләре китапханә белән берлектә дару үләннәре җыю үткәрде. Безгә бу эштә өлкән буын ярдәм итте. Үләннәр өчен якындагы болынга киттек. «Травинка–витаминка» дару үсемлекләре белән танышу кыр шартларында төрле үләннәр арасында узды. Башта дару үсемлекләре һәм аларның кеше өчен файдасы турында сөйләштек. Белгечләр дару үләннәрен ничек җыярга кирәклеге турында сөйләделәр. Аннары өлкәннәр чәй кайнату өчен иң еш кулланыла торган үләннәрне җыйдылар: кипрей (иван-чәй), мәтрүшкә, бөтнек, меңъяфрак, сукыр кычыткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International