Бөтендөнья шоколад көне

2023 елның 24 июле, дүшәмбе

Бөтендөнья шоколад көне. Бу бәйрәмне французлар уйлап тапкан, ә аннары ул башка илләрдә, шул исәптән Россиядә дә популярлык яулаган. Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре балалар белән “СДКда татлы көн”дигән чара үткәрде. Чара башында балаларга какао-агачларының үсүе, шоколадның Европага, ә соңрак Россиягә ничек эләгүе турында сөйләнде, шоколадка дөньяда бердәнбер һәйкәл Покров шәһәрендә куелуы әйтелде. Аннары алынган мәгълүмат викторина белән ныгытылды, уеннар һәм конкурслар узды. Балалар «Шоколадлы шоколад» кебек конкурсларда катнаштылар, анда мөмкин кадәр күбрәк «Шоколад» сузеннән сузләр төзисе булды, «Кем шоколад ярата?, “Твиксомания”, “Шоколад сөйләмнәре”һәм башкалар. "Тәмле" бәйрәм барлык катнашучыларга да ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International