Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2023 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:

 2023 елның 20 июль 13.00 сәгатьтән 21 июль 21.00 сәгатькә кадәр  метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

 

Көннең икенче яртысында һәм 20 июль кич, 2023 елның 21 июлендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшен һәм көньяк-көнбатыш җиленең 15-20 м/с  кыска вакытлы көчәюе көтелә (Казанда көннең икенче яртысында һәм 20 июль кичендә).

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International