КДМУ студентлары Саба район үзәк хастаханәсендә практика үттеләр.

2023 елның 17 июле, дүшәмбе

КДМУ ның «Дәвалау эше» (Лечебное дело)  белгечлеге буенча укучы 2 нче курс студенты Мөхәммәтҗанов Рәис 26 нчы июньнән 17 нче июльгә кадәр терапия бүлегендә шәфкать туташы ярдәмчесе сыйфатында практика үтте.

Рәис Мөхәммәтҗанов: «Практика бик файдалы үтте, пациентларга төрле манипуляциялар ясарга өйрәндем. Бик күп клиник очраклар белән очраштым. Коллективтагы мөнәсәбәт тә бик ошады». 

Рәис Мөхәммәтҗановны без, кабаттан, яшь белгеч буларак  күрергә  шат булачакбыз.

Тэги: хастаханә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International