Килдебәк авыл мәдәният йортында "Син башка халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен беләсеңме" фольклор сәгате

2023 елның 14 июле, җомга

Халык мәдәният дөньясы зур һәм күптөрле. Башкаларның мәдәниятен белгәч кенә, тынычлык һәм татулыкны сакларга, башка дин тотучы, башка телләрдә сөйләшүче кешеләрнең гореф-гадәтләрен һәм йолаларын хөрмәт итәргә өйрәнергә мөмкин. Килдебәк авыл мәдәният йортында  "Син башка халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен беләсеңме" дигән фольклор сәгате үткәрделәр. Чара барышында катнашучылар дөнья халыкларының гореф-гадәтләре, һәм мәдәнияте турында белемнәрен күрсәттеләр. Чарада без балалар белән татар халкы сәнгате, татар халык уеннары төрләре белән таныштык. Алар белән «Габдулла», «Наза» халык уеннары уйнадык, гармун төрләре турында сөйләнде, төрле халык уеннары турында китап укылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International