11.07.2023 РФ Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлегендә 2023нче елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча киңәшмә үтте. Анда Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Минниханов, Саба район суды рәисе Д.Р. Сабиров, прокурор Л.Ф. Вәлиуллин, эчке эшләр бүлеге каршындагы иҗтимагый совет рәисе – «Саба таңнары» газетасы редакторы Р.Г. Исмәгыйлев катнаштылар.
Саба районы буенча эчке эшләр бүлеге эшчәнлеге нәтиҗәләре уңай яктан бәяләнде, наркоманиягә, мошенниклыкка каршы көрәш, балигъ булмаганнар һәм юллардагы вәзгыять белән бәйле мәсьәләләргә зур әһәмият бирелде.
Саба муниципаль районы территориясендә 77 жинаять теркәлде (-17,2%), аларның ачылышы 85,2% тәшкил итте. Татарстан Республикасы буенча бу иң югары күрсәткеч (1 урын).