Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе» фдбудан:
2023 елның 11 июль 09.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
2023 елның 11 июлендә көндез һәм кич белән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән яшен, секундына 16-21 метрга кадәр тизлекнең кыска вакытлы көчәюе көтелә, локаль рәвештә боз явуы ихтимал.
Һәркайсы бәла – каза очрагында сез һәрвакыт бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз «112». Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең" ышаныч телефоны " 8 (843) 288-46-96.