Приютта тәрбиячеләр тарафыннан мастер-класслар уздырыла. Балаларның бик яратып катнашкан мастер-классы – “Фуд " - ягъни флористика - конфеттан букетлар ясау сәнгате. Һәр бала оригиналь һәм кабатланмас бәйләм барлыкка китерде.
Шоколад көне уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары конфет фантикалары ясадылар. Балалар үз эшләрен зур кызыксыну белән башкардылар.
Шулай ук приютта тәрбияләнүчеләр өчен "Тылсымлы балык" мастер - классы оештырылды. Балалар уз куллары белән, бүлмәләрен бизәү өчен тылсымлы балык ясадылар.
6 июльдә безнең приютта “Бантиклар көне” бәйрәм ителде. Әлеге бәйрәм максатыннан бантиклар ясау буенча мастер-класс уздырылды. Балалар кәгазьдән бантиклар ясадылар, елмаеп, дусларына тапшырдылар.