Россиядә 1 июльдә бик мөһим бәйрәм — Сугыш хәрәкәтләре ветераннары көне билгеләп үтелә.
"Тургай" приютында “Беркем дә онытылмаган”, “Бернәрсә дә онытылмаган!” дип исемләнгән хәрби тематикадагы рәсемнәр конкурсы узды. Һәр рәсемдә безгә биргән тыныч көннәр өчен ветераннарыбызга рәхмәт чагыла.
Шулай ук бу көнне "Солдат сугыш сайламый" дигән чара уздырылды.
Бу көнне без үз Ватаныбыз алдындагы бурычын намус белән үтәгән, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, илнең азатлыгын һәм бәйсезлеген якларга ярдәм иткән сугышчыларыбызны искә алдык.