«Уен фест»

2023 елның 26 июне, дүшәмбе

«Уен Фест» - ул балаларны халык мәдәнияте ярдәмендә виртуаль аралашуга түгел, ә тере аралашуга җәлеп итәргә тиешле масштаблы проект. «Уен Фест» фестивале балаларны милли мәдәнияткә җәлеп итү, аларның традицион халык уеннарын, йолаларын һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү максатыннан үткәрелә. Әлеге чара үсеп килүче буынның тәрбияви процессында уенның мөһимлеге һәм республиканың күпмилләтле халкы бердәмлеген ныгыту турында искәртергә тиеш, әлбәттә, өлкәннәр дә катнаша ала. 23 июнь көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар белән "Йөзек салыш" уены үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International