Хәрәкәтләнүнең организм өчен әһәмияте. 2 нче өлеш

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Бүген без  хәрәкәтләнүнең организм өчен әһәмияте турындагы мәкаләләр сериясен дәвам итәчәкбез.

Физик күнегүләрнең файдасы.

Мускулларның актив эшләве,  органнарда  һәм  аерым системаларда булган  артык көчәнешне киметә. Газ алмашу яхшыра, кан йөреше тизләнә, йөрәк яхшы эшли. Хәрәкәтләнү  нерв системасын  тынычландыра.

Актив тормыш алып баручы кешеләрнең озаграк яшәве һәм сирәгрәк авыртуы исбатланган. Олы яшьтә алар атеросклероз, ишемия һәм гипертония кебек авырулардан азрак интегәләр.

Аеруча кемнәргә хәрәкәтләнүне контрольдә тотарга кирәк.

Әлбәттә,  аз хәрәкәтләнүчеләргә, көн дәвамында куп утырып торучыларга. Атеросклероз һәм гипертония булган кешеләргә дә хәрәкәт итәргә кирәк. Бу тренажер залына барырга кирәк дигән сүз түгел, җәяү йөрү дә  җитә.

Көн дәвамындагы авыр эштән һәм хезмәттән соң физик активлык  баш мие эшчәнлеген  активлаштырырга, психологик һәм эмоциональ киеренкелекне киметергә ярдәм итә. Борынгы Грециядә, мәсәлән, Аристотель перипатетиклар мәктәбенә нигез салган. Аристотель һәм аның шәкертләре саф һавада йөрү  вакытында идеяләр һәм фәлсәфи уйланулар белән алмашканнар. Галим, саф һавада  йөргәндә  уйлау   нәтиҗәлерәк булуына ышанган.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның физик күнегүләр белән шөгылләнүен   ата-аналар контрольдә тотарга тиеш. Балалар  саф һавада күп йөрергә һәм  уйнарга тиеш.

Иң җайлы физик күнегү.

"Минем спорт белән шөгыльләнергә вакытым юк", - дип җавап бирә күпләр. Бу, көнгә ике-өч сәгать күнегүләр ясарга кирәк дигән түгел. Физик күнегүләрне сез җәяү йөругә алмаштыра аласыз .Эшкә, кибеткә җәяү йөрегез. Йокы алдыннан йөрү аеруча файдалы. Кичке һава тынычландыра һәм киеренкелекне киметә. Йокы тыныч һәм сәламәт булачак.

Иртәнге зарядканың файдасы.

Иртәнге зарядка йокыдан уянырга гына ярдәм итми, аның файдасы күпкә күбрәк. Беренчедән, ул нерв системасын "уята" һәм аның эшен яхшырта.Җиңел күнегүләр  көн дәвамында организмны тонуста тотарга  һәм көн дәвамында нәтиҗәлерәк эшләргә булыша.

Ачык һавада күнегүләр ясагыз, аларны душ яки дымлы сөлге белән сөртеп тәмамлый аласыз.Болай эшләгәндә кан әйләнеше яхшыра, шешенү кими.

Авыр булмаган күнегүләрне генә дә ясау, сезнең кәефне көн буена күтәрә.  Иртәнге зарядкага махсус күнегүләрне өстәп кенә дә, сез тренажер залындагы кебек үк файданы ала  аласыз.

Көн саен 15 минутлык күнегү ясау да (бу зарядка булырга мөмкин), сәламәтлекне сакларга ярдәм итә  һәм физик активлыклы алмаштырырга мөмкин.

Иртәгә бу мәкаләнең соңгы өлеше чыгачак. Анда без физик күнегүләрне дөрес эшләү турында сөйләрбез.

Тэги: хастаханә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International