Армиягә озату кичәсе

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Яшь ир-егетләр тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе булып армиягә озату тора. Бу чара якын туганнары һәм дуслары белән бәйрәмчә күңел ачу белән үрелеп бара, булачак хәрби хезмәткәргә истәлекле бүләкләр тапшырыла.      21 июнь көнне безнең авылда иң акыллы, тәртипле егетебез Илдарның сөрәне булды. Армиягә озату, чыннан да, онытылмаслык булсын өчен, әти-әниләре, дуслары аны лаеклы бәйрәм итәргә тырыштылар. Моның өчен саф һавада кичә оештырылды. Ул уен-көлкеләр, җырлар белән үрелеп барды, Һәркемнең кәефе күтәренке иде.Барлык авыл халкы Илдарга ныклы сәламәтлек һәм исән-сау хезмәт итеп кайтуын теләделәр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International