Татар Икшермәсе авылында "Авыл көне"бәйрәме узды!

2023 елның 21 июне, чәршәмбе

2023 елның 18 июнендә Татар Икшермәсе авылында «Авыл көне»бәйрәме узды.Авыл көне-һәркемнең күз алдында шатлык! Авылдашлар, кунаклар, дуслар, күршеләр күптән көтелгән бәйрәмгә туган якларына җыелдылар. Майдан уртасында традицион рәвештә уеннар, конкурслар, милли көрәш узды. Теләге булган һәркем бердәм рәвештә катнашты, ә тамашачылар бу вакытта алкышлар белән актив рәвештә ярдәм иттеләр. Чара «Саба районы якташлары» РОО президенты Мәҗит Салихов, КФХ җитәкчесе Тимербаев, ТР атказанган артисты Айдар Тимербаев һәм «Изумруд» ювелир кибетләре челтәре җитәкчесе Рашат Җәләев ярдәме белән узды.Бәйрәм Татарстан Республикасының танылган артистлары Айдар Тимербаев, Рифат Зарипов, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Гөлдания Хәйруллина, Резеда Шәрәфиева, Илдар Әхмәтов, Энҗе Шәйморзина башкаруында яраткан җырлары белән үрелеп барды.Абсолют батыр булып Хәмитов Эльдар булды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International