Баланы эссе сугудан ничек сакларга?

2023 елның 9 июне, җомга

Балаларда эссе һәм кояш сугу турында мәкаләләрнең йомгаклау өлешенә күчәбез. Мәгълүматны «Саба узәк хастахәнәсенең” педиатрия бүлеге мөдире, табиб-педиатр Хафизова Диләрә Илһам кызы бирде.

Гади кагыйдәне истән чыгармагыз, әгәр дә бала урамда коляскада утырса яки ятса, ул сездән бер киемгә күбрәк киенгән булырга тиеш. Әгәр дә бала җәяү йөри, актив хәрәкәтлә икән, ул сезнең кебек ук  киенгән булырга тиеш.

Иң яхшысы ачык төстәге(караңгы булмаган), табигый тукымалардан булган кием кияргә. Баш киеме булырга тиеш. Кепка яки панаманың козырегы киң кырлы булса яхшы. Эссе вакытта урамга иртәнге 10-11 сәгатькә кадәр һәм 16 сәгатьтән соң гына чыгарга тырышыгыз.

Эссе сугудан ничек сакланырга:

- Бүлмәдә температура режимын саклагыз. Балалар өчен оптималь температура 18-22°C.

- Бүлмәдәге һава коры булса, һаваны дымландыру өчен махсус җайланма кулланыгыз (дымлылык 50-70% булырга тиеш). Дымлылыкны үлчәү өчен, бүлмә гигрометрын кулланыгыз.

- Балагызның җитәрлек сыеклык эчүенә игътибар бирегез.Бу компот, чәй, сок һәм су булырга мөмкин. Эссе вакытта сыеклыкка ихтыяҗ 1,5-2 тапкырга арта.

Балага күпме су бирергә кирәк.

Беренче алты айда, балага күкрәк сөте җитәрлек булса, су эчертергә кирәкми . Ясалма тукландыруда булган сабыйларга,  суны  көненә 30-100 мл  бирергә кирәк; 6 айдан соң бала  көненә 100-200 мл су эчәргә тиеш.

Балалар һава температурасына, физик активлыкка һәм ашауга  бәйле рәвештә  көненә 200-800 мл су эчәргә тиеш. 2 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга- көненә 0,8-1,2-1,7 мл  (яки 80 мл/кг)су тиеш ( моңа компот, чәй яки сок керми). Укучылар һәм зурлар өчен көнгә - 40 мл/кг .

Балаларыгызны саклагыз. Сезгә һәм балаларыгызга сәламәтлек һәм күңелле җәй теләп калабыз.

Тэги: хастаханә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International