Мәкаләнең икенче өлешендә без балаларга эссе сугуны ничек танырга һәм нинди чаралар күрергә кирәклеге турында сөйлиячәкбез. Мәгълүматны «Саба үзәк хастахәнәсең” педиатрия бүлеге мөдире, табиб-педиатр Хафизова Диләрә Илһам кызы бирде.
Балаларда эссе сугуның беренче симптомнары - елау, кәефе булмау, артык агрессия, яки, киресенчә, хәлсезлек. Ул баш авыртуына, баш әйләнүенә, күңел болгануына, эч авыртуына һәм арыганлыкка зарлана ала. Шулай ук сулыш алу авыраю һәм йөрәк тибеше арту булырга мөмкин.
Бераздан баланың тэн тиресе кызара һәм тирләү көчәя, температурасы бераз күтәрелә (37-37,5°C). Күз алды караңгыланырга мөмкин.
Эссе сугуның бер төре-кояш сугу. Башлангыч симптомнар булып гомуми хәлсезлек, йөзнең кызаруы, күңел болгану, косу, баш авырту, күрү сәләте бозылу һәм температураның күтәрелүе тора. Нигездә, симптомнар бик охшаш.
Эссе сугудан һәм кояш сугудан беренче ярдәм чаралары нинди?
1. баланы салкын (18-20°C) бүлмәгә яки күләгәгә кучерегез;
2. баланың киемнэрен салдырып,яны белән яткырыгыз;
3. баланың тәненә вентилятор ярдэмендэ су сиптереп торыгыз;
4. салкын су белән юешләтелгән тукыманы башына куегыз;
5. култык астына һәм аяк арасына бозлы пакет куегыз;
6. тән температурасы 38,5 °C кадәр төшкәч суытуны туктатыгыз;
7. әгәр дә бала аңында булса һәм эчә алса, аңа сок, минераль су, тозлы су яки глюкоза һәм тоз эремэсе (раствор для гидратации )эчертегез;
8. әгәр дә симптомнар бетмәсә яки баланың хәле сезне борчый икән, шунда ук табибка мөрәҗәгать итегез.
Глюкоза һәм тоз эремәсен үзегез дэ ясарга мөмкин: 1 литр суга 1 ⁄ 2 чәй кашыгы тоз, сода һәм 2 аш кашыгы шикәр комы салыгыз. Эремәне 4-6 сәгать дәвамында, тән авырлыгының 1 килограммына 40-50 млдан исәпләп бирергә кирәк. Мәсәлән, баланың авырлыгы 10 кг булса, 400-500 мл кирәк, ә 20 кг булса, 800-1000 мл. Әмма 2,5 литрдан арттырыга ярамый.
Үзәк нерв системасы нык зарарланганда, аңны югалту, көзән җыеру, борыннан кан китү, лайлалы тышчаларның зәңгәрләнүе, делирий (аң бозылуы), галлюцинацияләр һәм хәтта кома барлыкка килергә мөмкин. Йөрәк тибеше бик сүлпәнәя һәм тизләнә.
Аңарчы бала хэлсез һәм агарынган, тире кайнар һәм коры була (аеруча иреннәр). Тән температурасы шактый арта (40-41°C кадәр). Тирләү, елау(күз яше чыгу)һәм кече йомышны эшлэу бетэ яки минималь дәрәҗәдә генә кала. Болар барысы да критик хәл билгеләре. Әгәр дә кеше шунда ук хастахәнәгә китерелмәсә, үлү очрагы булырга мөмкин.
Эссе кагу кинәт килеп чыга һәм аның билгеләре бик тиз арта. Иң мөһиме-беренче билгеләр барлыкка килу белән беренче ярдәм курсэтергә кирэк.
Мәкаләнең дәвамы иртәгә…