Өстәл теннисы буенча малайлар һәм кызлар арасында төркем беренчелеге

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Бүген «Саба-Арена» спорт мәктәбе базасында өстәл теннисы буенча малайлар һәм кызлар арасында төркем беренчелеге узды. Ярышларда 20дән артык спортчы катнашты.

 

Яшь теннисчылар арасында урыннар түбәндәгечә бүленгән:

   Малайлар: 1 ур- Газетдинов Бәхтияр, 2 ур- Биктимиров Әлим, 3 ур- Билалов Дамир.

   10 яшькә кадәрге малайлар: 1 ур- Исмәгыйлев Сәлим, 2 ур-  Тимергалиев Илшат, 3 ур-  Мөхәммәдияров Данияр.

    Кызлар: 1 ур-  Әхмәтова Рамилә, 2 ур- Кашапова Зарина, 3 ур-  Гайнуллина Азалия.

   12 яшькә кадәрге кызлар: 1 ур-  Шигабиева Диләрә, 2 ур- Сафина Аделия, 3 ур- Әхмәтҗанова Алина.

    9 яшькә кадәрге кызлар: 1 ур-  Тимергалиева Руфина, 2 ур- Тимергалиева Ясмина, 3 ур- Назмутдинова Сумая.

 Ихтыяр көче һәм җиңүгә омтылышы өчен түбәндәге спортчылар билгеләнде: Хәбибуллина Әдилә, Сафронов Эмиль һәм Исмәгыйлева Гөлназ.

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар татлы призлар һәм тиешле дәрәҗәдәге медальләр белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International