2023 елның 21-27 май көннәрендә Тәтеш шәһәрендә стендка ату буенча Россия Кубогының 2 нче этабы узды. Бүләкләү тантанасында Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, Татарстан Республикасы пуля һәм стендка ату федерациясе президенты Сергей Демин һәм ярышларның баш судьясы Виталий Вахтуров катнаштылар. Әлеге ярышларда «Сабантуй» спорт мәктәбе спортчылары да катнашты. Хатын-кызлар категориясендә скитта Зилә Батыршина беренчелекне яулады. Ул ярыш башында ук алдынгы рәтләрдә барды 116/125, ярымфиналда 26 һәм алтын матчта 37 мишеньгә эләгә. Катнаш парда Зилә Батыршина һәм Айрат Ибатуллин өченче урынны алдылар. Яшүсмерләр арасында түгәрәк стендта ир-атлар категориясендә Сәрим Абдуллин икенче урынга лаек булды.
“Сабантуй” спорт мәктәбе спортчыларын җиңүләре белән котлыйбыз.