26 майда Казанда XIII Республика пенсионерлар Спартакиадасының "өченче яшь"финалы узды. Саба районы командасы түбәндәге составта чыгыш ясады:
Дәүләтшин Азат Урта Саба), Галимуллина Хәния (Шәмәрдән) 1000 метрга йөгерү
Мостафин Рамил (Яңа мичань), Ханнанова Таскира (Б. Саба) 50 м йөзү.
Карамышев Михаил (Шәмәрдән), Фәйзрахманова Рузалия (Б. Саба) өстәл теннисы
Гасимов Равил (Б. Саба), Кириллова Светлана (Б, Саба) дартс
Башаров Фаннур (в.Отары), Сергеева Зоя (Шемордан) электрон коралдан ату.
Кәримов Рәшит (Б.Саба) Бәшәров Фәннур, Сергеева Зоя, Галимуллина Хәния, Гасимов Равил, Кириллова Светлана комплекслы эстафета.
Карамышев Михаил, Фәйзрахманова Рузалия, Дәүләтшина Азат, Светлана Кириллова һәм эстафета командасы үз төрләрендә 1 урынны яуладылар һәм Спартакиада чемпионнары булдылар.
Галимуллина Хания 1000 метрга йөгерүдә 3 нче урынны алды. Калган барлык катнашучылар да югары спорт нәтиҗәләре күрсәттеләр. Гомуми зачетта Саба районы командасы 1 урынны алып, Спартакиада кубогын яулады.
2 урын-Агерҗе районы командасы.
3 урын-Биектау районы командасы.
Барлыгы Татарстан Республикасының 31 районы командалары катнашты. Бүләкләү тантанасын Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Садриев Илдар Зөфәр улы һәм "Россия пенсионерлары берлеге" Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге рәисе Любовь Мишина үткәрде.