2023 елгы миссия - педагогик хезмәткәрләрнең статусын үстерү. Шул максаттан 2023 елның 24 маенда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләре өчен чара узды. Интеллектуаль викторина Сабаның 1нче «Шатлык» балалар бакчасы базасында узды, анда педагоглар үзләренең профессиональлекләрен, иҗатларын, тапкырлыкларын, үз эшләрендә белемнәрен күрсәттеләр. Барлык катнашучылар да вакытны файдалы уздырдылар һәм алга таба эшләү өчен уңай караш алдылар. Ә чара ахырында мәгариф идарәсе белгече Гомәрова Луиза Мәҗит кызы барлык хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.