Cоңгы кыңгырау-2023

2023 елның 23 мае, сишәмбе

Бүген, 23 май көнне, мәктәпләрдә Соңгы кыңнырау яңгырады. Бу уку елында мәктәпләрдә барлыгы 4074 бала белем һәм тәрбия алды.  129 укучы  11 нче сыйныфны тәмамлап, олы тормышка юл алачак. 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар саны - 399.

 

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!

 

Сезне чын күңелдән мәктәпне тәмамлавыгыз һәм Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйбыз. Мәктәп белән хушлашу – һәр кеше тормышында булган гүзәл вакыт. Бу – өметләр, ачышлар һәм эчкерсез планнар чоры. Мәктәптә сез белем алдыгыз, иҗади сәләтләрегезне күрсәттегез, үз карашларыгызны  һәм фикерләрегезне якларга, туган җирегезне яратырга өйрәндегез. Алда - чыгарылыш имтиханнары. Аларны тиешенчә тапшырып чыгуыгызны телибез. Үз-үзегезгә ышанырга, авырлыкларны җиңәргә  өйрәнегез, куйган максатларыгызга таба кыю барыгыз һәм беркайчан да ирешелгәннәрдә генә тукталмагыз, мәктәпне, укытучыларны онытмагыз! Хәерле сәгатьтә!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International