Финанс – бюджет палатасының бүлек җитәкчесе Заһидуллина Гөлнара Мөхәммәтфанис кызы КФУның Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә «Хатын–кыз – хезмәткәр: барысын да ничек өлгерергә» дигән темага үткәрелгән республика тренингында катнашып кайтты. Тренингны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева алып барды һәм үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. "Тренинг практика белән ныгытылган, яңа һәм кызыклы мәгълүмакат бик бай иде. Тренингта тупланган белем - күнекмәләремне эштә һәм шәхси тормышымда кулланачакмын", дип тәэсирләре белән уртаклашты Гөлнара Мөхәммәтфанисовна.