"Табылдык кыз" китабы авторы Рәсимә Галиева белән очрашу

2023 елның 23 мае, сишәмбе

Райондашым, Тенеки авылы тумасы, журналист, "Шәһри Казан" газетасының бүлек мөхәррире, тынгысыз галимә Рәсимә Галиваның   "Табылдык кыз" китабы чыгу уңаеннан ихлас очрашу булып узды. Тенекилеләр элек-электән китап укырга хирыс халык. Авылдашларын хөрмәт итеп, кырык эшләрен кырык якка ташлап,( һәм, әлбәттә, яңа китапны ярыша-ярыша укып) ул көнне дә мәдәният йортына ашыкты алар. Авылдашлары Рәсимә Галиева белән горурланулары, аны яратып хөрмәт итүләре йөзләреннән, һәр әйтелгән сүзләреннән күренә. Китапханәче Нәсфия Хәмит кызы тирән эчтәлекле программа төзеп, кичәне үзе үк зәфыклы итеп алып  та барды. Очрашуда Рәсимә ханымның кадерле әнисе, туганнары да, остазлары да, Саба районы үзәкләштерелгән китапханәләр берлеге җитәкчесе Ләйсән Ракыйп кызы да катнашып матур хәтирәләр яңартылуы күңелләрне айкады. "Табылдык кыз" китабы  заманча, йөгерек, ачык, кыю һәм гади тел белән язылган. Укучыга уйланырга урын да калдырылган. Образлар төрлелеге әсир итә. Менә шушы ягы белән Рәсимәбез укучылар күңеленә үтеп керә алды да инде.Үзе булып, Рәсимә Галиева булып.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International